🐄 🌿 🥛Агымдагы атнада “Явлаштау“ бригадасында сыер савучылар ярышы булды — 28 августа 2026 г. в 07:47:50.923
🐄 🌿 🥛Агымдагы атнада “Явлаштау“ бригадасында сыер савучылар ярышы булды Озак кына үткәрелми торганнан соң, мактаулы һөнәр ияләрен бергә җыйнаучы чарага кабат старт бирелде. Әйтергә кирәк, сыер савучылар ярышта элек тә теләп катнаштылар һәм бөтен осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Бер үк вакытта тәҗрибә дә алмашу бара, малларны асрау һәм терлекчелектә яңа төр аппаратлар куллану турында яңалыклар да җиткерелә. Конкурс ике этаптан торды: теория өлеше һәм саву аппаратларын сүтеп җыю. Сорауларның җиңелләре дә, хәйран авырлары да бар иде. Саву аппаратын сүтеп җыюны үз эченә алган практик өлеш турында әйткән дә юк. Тиз арада башкарып чыгу өчен аның төзелешен яхшы белергә кирәк. Детальләре күп. Бу этапка секундомерлар белән старт бирелде. Гүзәл Каюмова (“Игенче”), Гөлсинә Фазылова (“Кибәче”), Рәзилә Әхмәтҗанова (“Курсабаш”), Эльмира Гайсина (КФХ” Әхмәтов”), Гөлнара Шамилова (“Явлаштау”), Наталья Бушуева (“Шытсу”), Рузалия Зарипова (“Мичән”), Айсылу Сафина (“Урта Саба”), Миләүшә Нургалиева (“Сатыш”), Әнисә Рәхимуллина (“Юлбат”), Гөлнара Шәехова (“Симет”), Нурзия Гарипова (КХФ “Мөхәммәтшин”) җитезлектә, осталыкта көч сынаштылар. Тулырак + фотолар - САЙТЫБЫЗДА: https://saby-rt.ru/news/avyl-xualygy-ianalyklary/syer-savucylar-iarysty

