📖 ❗️Яңа уку елы алдыннан: мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен 7 файдалы киңәш — 27 августа 2026 г. в 10:01:01.879
📖 ❗️Яңа уку елы алдыннан: мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен 7 файдалы киңәш 🌿☀️ Җәйге яллар сизелмичә узып китте. Уку процессы җиңел һәм нәтиҗәле булсын өчен, «Саба-информ» сезнең игътибарга гаилә белән бергәләп үтәргә кирәкле төп кагыйдәләрне туплады. 1️⃣ Режимны алдан көйләгез Җәй буе иртәнге сәгать уннарда торган балага кисәт кенә иртәнге җидедә уяну авыр булачак. Уку елы башланырга ике атна кала, йокы һәм тору вакытын көн саен 15-20 минутка иртәрәк күчерә барыгыз. Бу организмның биологик ритмын акрынлап элекке хәленә кайтарырга ярдәм итәр. 2️⃣ Эш урынын әзерләү — ярты эш Укучының өстәле һәрвакыт тәртиптә, якты урында (мөмкинлек булса, тәрәзә янында) булырга тиеш. Дәрес әзерләү зонасында телефон, планшет кебек артык әйберләр тормасын. Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/kishlr/iana-uku-ely-aldynnan-maktap-ukucylary-ham-ata-analar-ocen-7-faidaly-kinas

