🌙 🕌 Җәмигъ мәчеттә дини гыйлем үзләштерүче Рәфидә Гафиятуллина җитәкчелегендәге төрке... — 2 сентября 2026 г. в 13:01:01.627
🌙 🕌 Җәмигъ мәчеттә дини гыйлем үзләштерүче Рәфидә Гафиятуллина җитәкчелегендәге төркем Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте. “Безнең бу укучылар төркеме 2002 елда оешкан иде, беренче остазыбыз мәрхүмә Нурзия ханым Әхмәтҗанова ахирәткә күчкәч тә таралмадык, гыйлем алуыбызны дәвам итәбез. Арабызда белемнәрен югары дини уку йортларында дәвам итүчеләребез бар. Һәр мөселманның хыялы - изге хаҗ сәфәрен үтәп кайтучыларыбыз да арта бара. Мәүлид бәйрәмен бер елны да үткәрмичә калганыбыз юк. Пандемия чорында да китапханәдә очрашып билгеләп үттек. Мәүлид аенда изге гамәлләрнең савабы тагын да зур. Туганнарың белән араларны якынайту, күршеләр белән дустанә аралашу, авыруларның хәлен белү, мохтаҗларны сәдака белән сөендерү дә изге гамәлләрдән санала. Барысы да үзебезнең күңел халәтеннән, нияттән тора. Изгелекләрне күбрәк кылырга омтылыйк”, - диде Рәфидә ханым. Тулырак ВИДЕОда☝🏼

