📚🖋 Быелгы Белем бәйрәме районыбызның мәгариф тормышына тагын бер матур яңалык алып ки... — 2 сентября 2026 г. в 10:59:28.919
📚🖋 Быелгы Белем бәйрәме районыбызның мәгариф тормышына тагын бер матур яңалык алып килде. Миңгәрдә инженер башлангыч мәктәбе беренче карлыгачларын кабул итте. “Бүген без гади генә мәктәп ишекләрен ачмыйбыз. Бүген без интеллектуаль реакторны эшләтеп җибәрәбез. Монда дәреслекләр буенча гына укытмыйлар. Монда дроннар җыялар, роботлар программалыйлар һәм бүгеннән үк киләчәкне проектлыйлар”, дип каршы алдылар алып баручылар бәйрәм кунакларын. Әлеге мәктәп 2018 елның 1 сентябрендә старт алган «Инженерлык Республикасы» мәгариф проекты кысаларында барлыкка килгән. Проект Казанның Совет районы «Лицей – инженерлык үзәге» тарафыннан педагогика фәннәре кандидаты, ТР атказанган укытучысы Венера Хәйретдинова җитәкчелегендә тәкъдим ителгән. Дәвамы САЙТЫБЫЗДА + ФОТОЛАР: https://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/mingar-avylynyn-inzener-baslangyc-maktabenda-14-sabyi-parta-artyna-utyrdy

