🏆🌾 Шушы көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты базасында Бөтенроссия «АгроНТРИ-2026... — 2 сентября 2026 г. в 11:07:37.085
🏆🌾 Шушы көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты базасында Бөтенроссия «АгроНТРИ-2026» конкурсының финалы узды. 🌿 Быел «ОНИКС» белем бирү үзәгеннән финал этабында 11 сыйныф укучылары катнашты: • Гатауллина Гөлфия — «Агрокосмос» номинациясендә 3 урын • Сабиров Алмаз — «Агроровер» номинациясендә 2 урын 👍 Талантлы укучыларыбызны уңышлары белән тәбриклибез! Әлеге нәтиҗәләр — укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм заманча агротехнологияләргә кызыксынуны тагын бер кат дәлилли. 👋Укучыларны әзерләгән һәм аларның үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләре Рәсим Гаптерахимовка рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да уңышлар, яңа фәнни ачышлар һәм җиңүләр телибез!

