🌙 Мәүлид ае чаралары дәвам итә — 1 сентября 2026 г. в 13:05:12.624
🌙 Мәүлид ае чаралары дәвам итә 🕌 Һиҗри календарь буенча рабигыль әүвәл ае бара. Аны икенче төрле Мәүлид ае дип тә атыйлар. Бу айда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәллам дөньяга килгән. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Районыбызның күп кенә мәчетләрендә Мәүлид-Ән Нәби узды. Сабаның үзәк мәчетендә мөгаллимә Затия Галимҗанова җитәкчелегендәге укучылар төркеме Пәйгамбәребезгә багышлап (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) аны искә алу, касыйдәләр әйтү, мөнәҗәтләр көйләү чарасы оештырдылар. Сөекле Рәсүлнең тормыш юлы (сира) бәян ителде, хәдисләр искә алынды, Коръән сүрәләре укып дога кылынды.

