🍁 Саба гимназиясендә Белем көне быел да тантаналы шартларда, бәйрәм рухында узды. — 1 сентября 2026 г. в 12:03:01.228
🍁 Саба гимназиясендә Белем көне быел да тантаналы шартларда, бәйрәм рухында узды. 🍁 Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән 104 беренче сыйныф укучылары өчен дә, олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче 19 унберенчеләргә дә бу көн онытылмас бәйрәм мизгелләре бүләк итте. Барлыгы Саба гимназиясендә быел 1043 бала белем һәм тәрбия алачак. 🍁 Тантанага ветеран укытучылар да хөрмәтләп чакырылган иде — алар балаларның шат елмаюларына куанып, үзләренең яшьлек елларын искә алдылар.

