🍁 1 сентябрь – Белем бәйрәме. — 1 сентября 2026 г. в 11:03:00.995
🍁 1 сентябрь – Белем бәйрәме. Һава салкыная бара, Аяк басабыз көзгә. Сары төстә яфраклар да Чалына инде күзгә. Хушлаштык ямьле җәй белән, Үтте дә каникуллар. Бүген бәйрәм – белем көне, Мәктәпкә илтә юллар.📚 Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда да Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче 65 бала өчен бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Аларга президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән бүләк итеп китаплар тапшырылды. Әлеге чарада чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз, килгән кунаклар да катнашты. Тантаналы линейкада катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев сәламләде. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен.

