Шулкадәр тын ага елгалар, — 3 июня 2026 г. в 06:14:00.925
Шулкадәр тын ага елгалар, елгалар шулкадәр тын ага. «Су үргә акмас», дип җырларлар. Тыңлама беркемне, тыңлама! Кышларның төннәре бик озын. Сабырың беткәндә кышларда, «Бу елны яз килми», диярләр. Ышанма ул сүзгә, ышанма! Шулкадәр тын ага елгалар, бардыр ла үрләргә акканы. Язларсыз ел булмас. Таңнарның юктыр ул кояшсыз атканы. Ялгышып, өметсез сүзләрен кемнәрдер теләсә әйтергә, тыңлама беркемне! Бары тик Аллаһның рәхмәтен хәтерлә! Гөлнур Корбанова

