💍 Шатлыклы хәбәр! — 9 июля 2026 г. в 12:09:31.172
💍 Шатлыклы хәбәр! Телевизион тапшырулар алып баручы Айзилә Батырханова белән Татарстанның атказанган артисты, гармунчы Наил Сәгъдиев гаилә корган. Яшьләр туй мәҗлесен гөрләтеп үткәргән. Сөенечле хәбәр белән Айзилә үзе дә уртаклашкан. «Бүген Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә безнең өчен Мендельсон маршы яңгырады. Бәхетле көнебез! Бүгеннән без – ир белән хатын», – дип язган ул. 💐 Яшь гаиләне ихлас күңелдән котлыйбыз! Бәхетләре озын, мәхәббәтләре мәңгелек булсын!

