Статистика буенча, Россиядә тире яман шешенә барлык яман шеш авыруларының 12 проценты т... — 30 августа 2026 г. в 07:16:00.478
Статистика буенча, Россиядә тире яман шешенә барлык яман шеш авыруларының 12 проценты тирәсе туры килә, һәм бу сан елдан-ел даими үсә. Тире яман шеше төрләре, аның балыкка килү сәбәпләре, куркыныч төркеменә караган кешеләр турында Республика клиник онкологик хастаханәсе табиб-онкологы Раил Зиннуров белән сөйләштек. Тире яман шеше буенча куркыныч төркемендә кемнәр тора - Безнең кабинетта иң еш пациентлар ул – өлкәннәр. Күп өлеше 55-60 яшьтән өстәгеләр. Яшьләр сирәк. Әгәр дә инде безгә яшь кеше килә икән, ул йә чит илдән чит илгә йөреп, кояшта кара янганчы кызынырга яратучы, яки солярий белән мавыгучы кеше. Солярийлар бигрәк тә тискәре йогынтысы белән билгеле. Ихтыярымда булса, мин аларны, гомумән, тыяр идем. Барыннан бигрәк ак тәнле кешеләр, ачык һавада күп булучы һөнәр ияләре – көтүчеләр, төзүчеләр, юл салучылар кояштан сакланырга тиеш. Тире яман шеше башка төр онкологик чирләр арасында нинди урында тора? Күбрәк хатын-кызлар авырыймы, әллә ир-атлармы - Статистика гел үзгәреп тора. Яман шеш төрләрен җенес буенча аерып карасаң, дөресрәктер. Хатын-кызлар арасында күкрәк яман шеше өстенлек итә, ир-атларда – мәни бизе яман шеше. Тире яман шешен алсак, ул хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Чөнки нәкъ менә өлкән яшьтәге апалар кояшта еш була – алар базарларга йөри, көннәр буе бакчадан керми. Бабайлар исә күбрәк өйдә ял итеп яталар. Аннары ир-атлар иртә үлеп тә китә бит. Тире яман шеше куркынычы арткан яшькә җитәргә өлгермиләр. 60-65 яшен тутырганчы инсульт-инфарктан китеп баралар. Ә хатын-кызлар озаграк яши, шуңа күрә безнең пациентлар арасында да алар күпчелек. Тире яман шеше ешрак тәннең нинди урыннарында барлыкка килә - Тире яман шеше кояш нурларының йогынтысы күбрәк булган җирләрдә барлыкка килә. Бит, муен, кул чуклары... Иңбашлары, җилкә, аякларны, гәүдәне кием саклый, шуңа күрә ул җирләрдә тире яман шеше локализациясе дә сирәгрәк. Тире яман шешен булдырмау өчен нинди чаралар күрелергә тиеш - Иң мөһиме – куркыныч факторларын юк итү. Кояшта азрак булу, кызынудан тыелу, солярийлардан баш тарту... Кояшта озак булырга туры килә икән, SPF кремнар кулланырга кирәк. Аларны да бары тик даруханәләрдән генә алырга киңәш итәм. Аннары күпләрдә дефицитта булган Д, Е витаминнары эчсәң яхшы. Шулай ук тире өслеге синтезында катнашкан А витамины, коллаген эшләп чыгаруга ярдәм иткән С витаминын даими эчеп тору тирегә уңай йогынты ясаячак. Әңгәмәдәш - Гүзәл Камалова

