«Түзәм... түзәм... түзәм...» — яңа җыр💔 — 30 августа 2026 г. в 06:02:51.625
«Түзәм... түзәм... түзәм...» — яңа җыр💔 Җырчы Фирдүс Тямаев тыңлаучыларына яңа җырын тәкъдим итте. «Түзәм... түзәм... түзәм...» дип аталган җыр тормыштагы авырлыкларны кичерү, сынмау һәм нинди генә сынаулар булса да, үз юлыңнан тайпылмау турында. Автор сүзләренчә, әлеге җырны ул үз иҗатын чын күңелдән яраткан, гади һәм ихлас тыңлаучылары өчен язган. «Кайчак барысы да сиңа каршы кебек тоела. Әмма характер үзенекен итә. Барлык авырлыкларны да түзеп, җиңеп чыгарга мөмкин», — ди Фирдүс. Җырга төшерелгән видео да махсус рәвештә гади итеп эшләнгән. Аны авылда, су буенда төшергәннәр. Брендлы киемнәр, купшы декорацияләр һәм ясалмалык урынына — табигать, ихлас сүзләр һәм музыка. Яңа җыр — үз тыңлаучысы өчен. ❤️🩹 Шәһри Казан макста

