Өеңне кич җыештырма — 30 августа 2026 г. в 04:25:01.044
Өеңне кич җыештырма Өй җыештыруның да үз вакыты бар. Беләсезме әле? Мәгълүм бер мәгълүмат чарасы сораштыру үткәргән. Күпфатирлы йортларны кичке вакытта җыештырган очракта хуҗаларына штраф сугарга мөмкиннәр, кер юу машинасы белән тузан суырткычны кичке сәгать 23.00 дән алып иртәнге сәгать 7.00 аралыгында бөтенләй дә кабызырга ярамый, моның өчен административ җәза бирү каралган. Ә сез өйләрегезне кайчан җыештырырга яратасыз дигән сорауга республика халкының 60 проценты көндез яисә төш вакытында дип җавап биргән. Ә менә сораштырылган халыкның 12 проценты исә иртән дигән, 16 процент кешенең кичке якта җыештыру эше белән мәшгүль булуы билгеле. Менә 7 процент исә өйләрен төнлә җыештыра икән, димәк, штраф салыну очрагы кемнәргә салыначагын инде фаразлап та була. Ә сез кайсы категориягә керәсез?

