Загружаем публикацию…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Новости · 28 сентября 2026 г.
Спорт корылмалары халык белән тулы булсын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елга Дәүләт Советына Юлламасында:”Сәламәтлек сакланың төп нигезләренең берсе – ул физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү. Моның өчен республика халкына без бөтен шартларны да булдырабыз. Инфраструктура үсеше нәтиҗәсендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан арта,” – дип әйтеп үтте. Рафис Борханов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты ректоры: – Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов үзенең чыгышында спорт корылмалары һәм спортны үстерү турында киң тукталып сөйләде. Республикада спортны үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарылды. Ел саен районнарда да спорт корылмалары төзелә һәм тагын төзеләчәк. Димәк, тренерлар кирәк. Безнең алга шул биналарда эшләргә тиешле тренерлар әзерләү бурычы килеп баса. Булган тренерларны һәм укытучыларны яңа программалар буенча курсларда да укытырга тиешбез. Бердәм көч белән әлеге бурычларны башкарып чыгарбыз, дип ышанам. Татарстанда зур халыкара спорт чаралары үткәрелә. Казанда 2028 елда VII нче Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары уздырылачак, бу – олы дәрәҗә. Яшьләр спорт белән шөгыльләнсен, спорт корылмалары халык белән тулы булсын! Дамир Бәдриев
Соцзащитанасвязи_Ольхон
ТРК "ЮГАНСК"
Северобайкальск-инфо.24/7
Соцзащитанасвязи_Ольхон
Соцзащитанасвязи_Ольхон
Соцзащитанасвязи_Ольхон
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.