Мин үскәндә, авыл башка иде.
Мин үскәндә, авыл башка иде. Мин үскәндә, авыл башка иде: Челтери иде чишмә, шаулый урман. Әллә нәрсә булган авылыма - Урман җансыз, чишмәләр дә тынган. Мин үскәндә, һаман хәтеремдә, Башка иде авылым урамнары, Башка иде урман һәм кырлары, Башка иде тургай җырлары. Мин үскәндә, челтерәп ага иде, Ярларыннан ташып, инеше. Мин үскәндә, мәрхәмәтле иде, Шат күңелле иде һәр кеше. Мин үскәндә хәтфә төсле матур, Каз үләне иде болында. Елгаларга йөгереп төшкән чакта, Ак чәчәкләр иде юлымда. Мин үскәндә тутырып урамнарны, Шау гөр килә иде балалар. Бушап калган авыл урамнары, Күңелгә тик сагыш салалар. Мин үскәндә диңгез төсле шаулап Иген үсә иде кырларда. Яшьлектәге туган авылым минем Калыр микән шулай җырларда! Гөлүсә Шахбан