Лаеш районындагы Мишә елгасында фаҗига булган.
Лаеш районындагы Мишә елгасында фаҗига булган. Макаровка авылы янында «Лада» автомобиле ярдан елгага төшкән. Машинадагы ике яшь егетнең гомере өзелгән. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар автомобиль эчендә 23 яшьлек ике ир-атның мәетләрен тапкан. Фаҗиганең сәбәпләре турында әлегә өстәмә мәгълүмат юк.
3 747 просмотров