📅 Ноябрьдә эш һәм ял көннәре күләме билгеле булды!
📅 Ноябрьдә эш һәм ял көннәре күләме билгеле булды! 🎉 Ноябрьдә Россиядә яшәүчеләрне 20 эш көне һәм 10 ял һәм бәйрәм көне көтә. 🗓️ Бу хакта РИА Новостига О. Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты Михаил Афанасьев хәбәр иткән. 🍂 Эксперт сүзләренчә, ноябрьдә барлыгы 30 календарь көн булачак. 4 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн рәсми бәйрәм һәм ял көне булып санала. ⏰ Ноябрьдә күпме эшләргә туры киләчәк? 👩💼 40 сәгатьлек эш атнасы булган хезмәткәрләр ноябрьдә 159 сәгать эшләргә тиеш булачак. 👨💼 36 сәгатьлек эш атнасында эшләүчеләр өчен эш вакыты 143 сәгать тәшкил итәчәк. 🕒 Ә 24 сәгатьлек кыскартылган эш атнасында эшләүчеләр өчен айлык эш вакыты 95 сәгатьтән артмаячак.