Кышкы йокыга әзерләнгән басуларга бүгеннән киләсе ел уңышына нигез салына. „Җирне ашлаг...
Кышкы йокыга әзерләнгән басуларга бүгеннән киләсе ел уңышына нигез салына. „Җирне ашлаган саен, ул сиңа мул уңышын бирер“, — ди халкыбыз. ⠀ Татарстан хуҗалыгы кырларында органик ашлама кертү эшләре оешкан төстә дәвам итә. Игенчеләребез, һава шартларының уңай торуыннан файдаланып, туфракны киләсе ел уңышы өчен сыйфатлы итеп әзерлиләр. ⠀ Органик ашлама — мул уңыш һәм туфракның уңдырышлылыгын саклау нигезе. Аны көздән кертү — игенчелек культурасын үстерүгә һәм экологик яктан чиста продукция җитештерүгә зур адым. Бүген салынган хезмәт — ул киләчәккә муллык нигезе. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин блогыннан