❤️ «ЧАКЫРГАН ҖИРГӘ БАР, КУГАН ҖИРДӘН КИТ» ДИГӘН МӘКАЛЬНЕ ИСТӘ ТОТЫП ЯШИБЕЗ
❤️ «ЧАКЫРГАН ҖИРГӘ БАР, КУГАН ҖИРДӘН КИТ» ДИГӘН МӘКАЛЬНЕ ИСТӘ ТОТЫП ЯШИБЕЗ 📸 Узган ел Балык Бистәсе районы Биектау авылында Минзифа апа белән очрашып, күңелле итеп аралашкан идек. Ул быел да Йолдыз апа Шәрапованы көткән булган. Әмма, кызганыч, Йолдыз апа килә алмаган. Юллар төшеп, шул якларга кабат барып чыккач, хезмәттәшебез әбинең хәлләрен белеп чыгарга уйлаган. 🥰 Укучыбыз очрашуга бик сөенде! Йолдыз апаны хәтта «Минем дустым» дип тә дәшкән.