Бу ялларда үзем яраткан, сыналган рецепт белән рассольник ясадым әле. Бик тәмле аш була...
Бу ялларда үзем яраткан, сыналган рецепт белән рассольник ясадым әле. Бик тәмле аш була, һәм тиз, җайлы да.👍 Банкаларга тутырмыйм, менә шулай зип-пакетларга салып, морозилкага куям. 900 грамм чамасы итеп тутырдым. 7 пакет чыкты. 💫2 стакан перловканы юып, 30 минут пешерәсе. 🔸️️1,5 кг кыяр 🔸️️1 кг помидор 🔸️500 г кишер 🔸️500 г суган 🔸️500 г болгар борычын турыйсы яки угычтан чыгарасы. 🔹️80 мл 9 %лы уксус 🔹️200 мл үсемлек мае 🔹️2 аш кашыгы тоз 🔹️2 аш кашыгы песок Барысын бергә болгаттым да сүрән утта 30 минут томалап пешердем. Аннары шуңа алдан пешереп куйган перловканы салдым, болгаттым. Суынгач, пакетларга тутырып, морозилкага куйдым. Рассольник яратучылардан бер ❤️ Фанзиля Хисамова