Перейти к содержимому
Максиметер

Стресс вакытында... ашама

Стресс вакытында... ашама 🔻Организм стресс кичергәндә еш кына баллыга тарта башлый. 🔻Кемдер бу халәттән каһвә ярдәмендә чыгарга тели. Әмма артык кофеин вакытлыча гына көч бирә һәм организм бераздан тагын каһвә таләп итә башлый, ди нутрицолог, дөрес туклану буенча консультант Алла Макарова. 🔻Белгеч киңәше буенча, күбрәк антиоксидантлы ризык ашарга кирәк. Нәкъ менә шул биологик актив компонентлар җитмәгәндә стресс гормоннары эшләнелеп чыга да инде. Шуңа да рационга яшел чәй, цитруслы җиләк-җимеш, брокколи, җиләкләр, татлы борыч, чөгендер, кишер, диңгез ризыклары, үсемлек майлары һәм бавыр өстәргә кирәк. 🔻Омега-3кә һәм май кислоталарына бай ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Бу файдалы кушылмалар курку хисен бетерә. Монда ярдәмгә сезгә чикләвек, кызыл балык һәм үсемлек мае килә ала. 🔻Рационга пробиотик комплексларны һәм сөт ризыкларын, тозлы кәбестә өстәгез. Эмоциональ яктан тотрыклы булмау еш кына эчәк-аш кайнату системасына бәйле. Эчәклекләрдәге дисбаланс еш кына борчуга, ачу килүгә китерә. Шуңа да шикәр, баллы ризыклар куллануны киметергә кирәк. Чүпрәле камыр ризыкларыннан да баш тартыгыз. Алар микрофлорада гөмбәчекләр үстерә. 🔻Туклануны баланслы итегез. Ул чагында организм стресска чыдамрак булачак. Аксымга бай ризыкларны тиешенчә кулланыгыз. Ит, балык, эремчек, йомырка, диңгез продуктлары ашагыз. Порцияне 70-150 граммын әлеге ризыклар тәшкил итәргә тиеш.

1 556 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

10 098 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.