Лаеш районында BMW һәм ВАЗ бәрелешкән: бер кеше һәлак булган
Лаеш районында BMW һәм ВАЗ бәрелешкән: бер кеше һәлак булган Беренчел мәгълүматлар буенча, 2 ноябрьдә 64 яшьлек BMW йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ВАЗ автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ВАЗ йөртүчесе вакыйга урынында ук һәлак булган. Әлеге автомобильнең пассажиры һәм BMW йөртүчесе җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, каршы як полосага чыкканда аеруча игътибарлы булырга чакыра.