🍞 Өйдә пешкән ипинең тәме бөтенләй башка!
🍞 Өйдә пешкән ипинең тәме бөтенләй башка! Өйдә пешкән яңа гына мичтән чыккан ипинең хуш исен кем генә яратмый икән?! ❤️ Укучыбыз - Әлки районы Югары Әлки авылында яшәүче Хәлидә Гафурова үз куллары белән тәмле, күпереп пешкән ипи әзерләгән. Мондый ипи өйгә җылылык, табынга бәрәкәт өсти. 🌷 Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, өйдә үзегез ипи пешерәсезме? 🍞 Камырны нинди рецепт белән әзерлисез? Бәлки, үзегезнең серләрегез белән дә уртаклашырсыз? Комментарийларда көтәбез! 👇
Канал в каталоге Максиметера
10 135 подписчиков · Новости