Татарстанның Сарман районында булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелг...
Татарстанның Сарман районында булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Һәлак булучылар арасында бала да бар. Фаҗига Чаллы – Сарман автомобиль юлының 30нчы чакрымында, Шыгай авылы янында булган. Биредә Volvo йөк машинасы белән «Лада XRAY» җиңел автомобиле бәрелешкән. Җиңел машина салонында биш кеше булган. Һәлакәттә дүрт кеше үлгән, 13 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре белән Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Аның хәле авыр дип бәяләнә. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» каршы як полосага чыккан, шуннан соң йөк машинасы белән бәрелешкән. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү үткәрә. Вакыйга урынында Сарман районы прокуроры Алексей Панишев та эшләгән.
Канал в каталоге Максиметера
10 135 подписчиков · Новости