Чөгәнә авылында Айназ Бакировның якты истәлеге мәңгеләштерелде
Чөгәнә авылында Айназ Бакировның якты истәлеге мәңгеләштерелде Чөгәнә авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айназ Айдар улы Бакиров истәлегенә мемориаль такта ачу чарасы узды. Тантанада махсус хәрби операция, Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләр ветераннары, авылдашлары, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары катнашты. Мемориаль такта Айназ Бакировның туган йортына куелды. Чарада чыгыш ясаган Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов Айназның гомерен Ватанны саклауга багышлавын билгеләп үтте. Ул мемориаль тактаның батыр якташ истәлеген мәңгеләштерүдәге әһәмиятен ассызыклады. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/batyrlar-dany-mgelek/cogana-avylynda-ainaz-bakirovnyn-iakty-istalege-mangelasterelde
Канал в каталоге Максиметера
1 510 подписчиков · Госорганы и учреждения