ТӘМЛЕ СЫР — 12 июня 2026 г. в 18:00:02.490
ТӘМЛЕ СЫР Бик җайлы ясала, 3 сәгать эчендә әзер дә була. Тәме “Адыгей сыры”н хәтерләтә. 1 л сөт, 400 г 20 %лы каймак, 3 йомырка, 1 аш кашыгы тоз. Сөтне 1 аш кашыгы тоз кушып, кайнатып чыгарырга. Ул арада йомырканы каймак белән тугларга. Сөт кайнап чыккач, шул массаны акрын гына кушып болгатырга. Сөттән эремчексыман масса аерыла башлый. Сөзгечкә салып, суын саркытырга. 3 сәгатьтән сыр әзер була. 1 л сөттән 450 г сыр чыга. Рецепт авторы Гузэл Шагигараева.

