😋Бик тәмле кайнатма РЕЦЕПТЫ — 8 июня 2026 г. в 18:00:04.773
😋Бик тәмле кайнатма РЕЦЕПТЫ Кирәк булыр: 1 кг виктория җиләге, 1,5 кг шикәр комы. Җиләкләрне чистартырга, салкын су белән юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач, кайнатып чыгарырга, өстендәге күбекне җыярга һәм утны кысып, кайнатманың 10–15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстендәге күбекне җыярга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.

