"Кош теле" — 6 июня 2026 г. в 18:00:04.811
"Кош теле" 5 йомырка сарысы һәм 1 йомыркага ярты балкашыктан азрак тоз, 1 балкашыкка якын шикәр комы, ярты балкашыкка якын сүндерелгән чәй содасы салып күперткәч, йомшак кына камыр басып 1 мм калынлыгында җәемнәр җәясең. Махсус кискеч белән тасмалар, тасмалардан ромбиклар кисәсең.1 шешә "Олейна" маена 1 кашык зурлыгында туңмай кушып эретәсең. Май кызып җиткәч, ромбикларны салып пешереп аласың. Кош телләре өстенә шикәр оны сибеп җибәрәсең. Сезнең алда 2 йомырка сарысы һәм 1 йомыркадан пешерелгән кош теле. "Әтнә таңы" газетасыннан

