Алмадан балалар пюресы
Алмадан балалар пюресы КИРӘК: 1 кг алма 200 мл су 4-5 кашык куертылган сөт Кабыгы әрчелгән, туралган алмалар өстенә су салып ботка хәленә килгәнче 20 минутлап пешереп алабыз. Плитәдән алып блендер белән издерәбез. Куертылган сөт салып болгатабыз. Кабат блендер ярдәмендә издерергә мөмкин. Пюре әзер. Табынга коймак, ботка, эремчек белән бирергә була. Стериль банкаларга салып, капкачлап, салкынга сакларга куярга да мөмкин. Тәмле булсын!