1254 елның 15 сентябрендә Венециядә Урта гасырларның иң танылган сәяхәтчеләренең берсе ...
1254 елның 15 сентябрендә Венециядә Урта гасырларның иң танылган сәяхәтчеләренең берсе Марко Поло туа. Ул 1271 елда, 17 яшьләр тирәсендә, әтисе Никколо һәм агасы Маттео белән Шәрык илләренә таба юлга чыга һәм Якын Көнчыгыш, Үзәк Азия аша Кытайга барып җитә. Марко Поло Юань империясендә озак еллар яши, аның сүзләренә караганда, Чыңгыз хан оныгы Хубилай хан аңа төрле йөкләмәләр дә биргән. Кытайда ул якынча 17 ел була. Европага кайткач, Марко Поло әсирлеккә эләгә һәм сәяхәтләре турында Рустичелло исемле кешегә сөйли. Шул язмалар соңыннан «Дөньяның төрлелеге турында китап», «Марко Поло сәяхәтләре» кебек исемнәр белән тарала. Оригиналь кулъязма сакланмаган, төрле телләрдәге һәм бер-берсеннән аерыла торган күчермәләр калган. Марко Поло татарлар турында шактый күп яза. Аның китабында хәтта «Татарларның гореф-гадәтләре турында» һәм «Татарларның сугыш алып бару гадәтләре турында» дигән аерым бүлекләр дә бар. Марко Поло язуынча, татарлар – күчмә халык. Кышын малга азык булган тигезлекләргә төшәләр, җәен салкынча таулы урыннарга күчәләр. Тирмәләрен сүтеп-корып, үзләре белән алып йөриләр. Ишекләрен көньякка каратып коралар, киез япмалы арбаларын үгезләр, дөяләр тартып йөри. Марко Поло язуынча, татар хатын-кызлары сату-алу эшләрен башкара, гаиләнең көнкүрешен алып бара. Ирләр аучылык, шул исәптән, лачын-карчыга белән аулау белән шөгыльләнә, хәрби эшләрдә катнаша. Сәяхәтче татар хатын-кызларын ирләренә тугрылыклы хатыннар, хуҗалыкны әйбәт алып барган хуҗабикәләр дип мактый. Марко Поло татарларның нигездә ит һәм сөт ризыклары ашап көн күрүен яза. Бия сөтеннән ясалган эчемлекне ул тәме һәм сыйфаты белән ак шәрабка охшата. Марко Поло аны «kemurs» рәвешендә теркәп калдырган – сүз кымыз турында бара, билгеле. Марко Поло татар сугышчылары турында аеруча сокланып яза. Аларның төп коралы – җәя һәм ук, шулай ук кылыч һәм чукмар булган. Татарлар җәядән ук белән иң оста атучылар, ди ул. Татар сугышчылары авырлыкларга түземнәр, юлда йөргәндә аз гына ризык белән дә яши алалар, дип мактый. Ә атларына азык алып йөрүнең кирәге юк – алар даладагы үлән белән туклана, ди. Марко Поло аларны дөньядагы гаскәрләр арасында авырлыкка һәм аруга иң чыдам сугышчылар дип бәяли. XIII гасыр ахырында Европа сәяхәтчесе Көнчыгышның бөек дала дөньясын «татарлар» исеме белән тасвирлый. Шуны истә тотарга кирәк: Урта гасыр Европа чыганакларында «татарлар» атамасы бүгенге татар халкына караганда киңрәк мәгънәдә кулланылган, төрле күчмә халыкларга да кагылган. Марко Поло аларның күчмә тормышын, йортларын, ризыгын, хатын-кызларның җәмгыятьтәге урынын, гаилә мөнәсәбәтләрен, ышануларын, хәрби осталыгын һәм чыдамлыгын җентекләп тасвирлый. Шуңа күрә аның хезмәте «татар» атамасының XIII гасыр ахырында Европа чыганакларында ничек кулланылганын күрсәткән кызыклы Урта гасыр язмаларының берсе. Тарихчы Рафаэль Хәкимов бер мәкаләсендә, Чыңгыз хан империясен бары тик этник монголлар төзегән дип карау дөрес түгел; аның нигезендә татарлар һәм киңрәк төрки-татар дөньясы торган, ә «монгол» атамасы башта этносны түгел, хакимлек итүче династияне белдергән, дип язды. Тарихчы өчен Марко Поло мөһим дәлилләрнең берсе. Хәкимов Марко Полоның: «1187 елда татарлар үзләренә патша сайладылар, аны Чыңгыз хан дип атадылар», дигән хәбәрен китерә. Марко Поло Чыңгыз хан тирәсендәге халыкны «монголлар» түгел, «татарлар» дип атый, ди ул. 1. Марко Поло. Сальвиати мозаикасы, XIX гасыр 2. Марко Поло Кытайда. Билгесез рәссам 3. Марко Поло елъязмасының күчерелмәсе 4. Марко Поло сәяхәтләре 5. Бөек ханга бүләкләр алып киләләр 6. Марко Поло әтисе белән хан хозурында 7. “Тартария” турында язылган юллар