"Күк дөнья". Рания Хәйруллина картиналары.
"Күк дөнья". Рания Хәйруллина картиналары. Рәссам 1966 елның 22 сентябрендә Казанда туа. Чаллы сәнгать училищесын һәм Чаллы пединститутын тәмамлый. Роза Хөҗҗәт кызы авангард юнәлешендә иҗат итә. Аның картиналарында күк һәм зәңгәр ләртөс өстенлек итә, рәссам моны "су һәм күк йөзе күңелне тынычландыра" дип аңлата. Аның картиналарындагы сурәтләр мираж, пыяладагы чагылышлар сыман, саксыз кагылсаң, югалыр кебек. Рәссам картиналарына тирән фәлсәфә бирергә омтыла. Рания Хәйруллина 20 ел балалар сәнгать мәктәбендә укыта, аннары 10 ел Чаллы татар театрында баш рәссам булып эшли, утыздан артык спектакльнең бизәлешен эшли. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында укыта. Хәзер ирекле рәссам.