Кыл яхшылык, рияланма — кыл да оныт,
Кыл яхшылык, рияланма — кыл да оныт, Җуйма кадерен — искә алма торып-торып. Кылыйм дисә, яманлыкка һәркем оста, Яманлыкның уе озын, буе кыска: Уе озын... ләкин күпме үрләмәсен, Ай-йолдызга ташлый алмый күләгәсен... #бу_көн_туган_көн Бүген татар халык шагыйре, тәрҗемәче, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнгән Нури Арслан (Арсланов Нури Газиз улы) туган көн (19.09.1912-12.04.1991).