Дөнья радиолары ни сөйли? Юмор остасы Алмаз Хәмзиннең мәшһүр чыгышларының берсе.
Дөнья радиолары ни сөйли? Юмор остасы Алмаз Хәмзиннең мәшһүр чыгышларының берсе. Юмор остасы, язучы-сатирик, җырчы, алып баручы, композитор, "Чаян" журналының бүлек мөхәррире Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Авыл хуҗалыгы, төзүчеләр, педагогика институтларында укый. Заводларда, төзелештә, мәктәптә эшли, аннары 13 ел буе Рәфкать Гомәров җитәкчелегендә "Саз" ансамблендә җырлый, филармониядә режиссер булып эшли. Ул бер еллап Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимоваларның иҗат төркемнәре белән СССРның төрле почмакларында гастрольләрдә йөри. Күпсанлы концертлар, тапшырулар авторы. «Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» кебек популяр җырлар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.