Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Ни белән үлчәнә үткән гомер? Йөргән юллар белән, уй чаткысы булып йөзгә төшкән юл-юл сырлар белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Менгән үрләр белән, үзән-үрләрендә йөргәнеңдә белгән серләр белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән, кеше күңеленә орлык итеп салган сүзләр белән. Һәм өметләр белән! Йә табылган, йә тапталып калган… Гомерең алда – үлчәүләргә сыймас хыялларың барда. #бу_көн_туган_көн Бүген татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрәләрнең берсе Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел. (03.10.1926-10.05.1980)