🐈🐕Бүген, 4 октябрь, Халыкара хайваннарны яклау көне. Көн саен, хәтта сәгать саен җир ...
🐈🐕Бүген, 4 октябрь, Халыкара хайваннарны яклау көне. Көн саен, хәтта сәгать саен җир йөзендә берничә төр хайван юкка чыгуын исәпкә алганда, хайваннарның чыннан да яклауга һәм сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ булулары аңлашыла. Динебездә дә хайваннарга карата мәрхәмәтле булу сыйфаты тәрбияләнә. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең, бу нисбәттән, хайваннарны, аеруча мәчеләрне нык яратуы турында билгеле. Бу турыда без хәдисләр һәм риваятьләр аша беләбез. "Бервакыт Мөхәммәт пәйгамбәр намазга җыенганда, чапанының җиңендә мәче йоклап ятканын күрә. Ул, мәчене уятырга теләмичә, бик саклык белән генә чапанының җиңен кисеп ала да, намазга шул рәвешле китеп бара. Намаздан кайтышына мәче инде уянган була һәм аңа кылган изгелеге өчен баш иеп рәхмәт әйтә. Пәйгамбәр исә мәчене өч тапкыр аркасыннан сыйпый, нәтиҗәдә мәчеләр егылганда һәрвакыт дүрт аякларында кала алу сыйфаты белән бүләкләнә" диелә билгеле бер риваятьтә.