Бүген шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исеме...
Бүген шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, халык яратып тыңлаган, яратып башкарган җырлар авторы Рәмис Аймәтнең туган көне (04.10.1968) #бу_көн_туган_көн Мин әле тумаган... Мин әле тумаган, мин әле Үрелеп бакмаган дөньяга. Мин әле Мәңгелек иренендә Бөрегә төйнәлгән бер Дога. Мин әле тумаган, әмма мин — Карында кайнаган бер Дәвам. Кайдадыр җил булып исәм дә, Кайдадыр кар булып мин явам. Мин әле тумаган, ишетәмсез Җанымда галәмнең гүләвен? ...Дулкыннар ияртеп киткәндер, Тибрәтеп минем ак биләвем. Мин әле тумаган, ә инде, Ә инде... арылган яшәп тә. Ничә кат туамдыр? Язмышым Күгендә гел тимер рәшәткә. Бу дөнья — гарасат мәйданы. Әллә соң яшәү дә — бер җәза?! ...Мин әле тумаган, ә инде Күкләрдә укыйлар җеназа.