Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң су астында калган авылларга бәйле бик күп истәлекл...
Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң су астында калган авылларга бәйле бик күп истәлекләр бар. Ә менә Казансу елгасының үзәне, киресенчә, “су өстендә” кала. “Су өстендә калу” аңа һич кенә дә файдага булмый. Бу вакыйгага бүген җитмеш ел тулды. 1956 елның 4 октябрендә Казанның төп елгасы түбән агымында юнәлешен үзгәртә. Казансуның Иделгә кушылган урыны көнбатыштарак – Адмиралтея бистәсендә, “Лагерная” тимер юл станциясе тирәсендә була. Хәзерге Киров дамбасы тирәсендә тугай гына була. 1949 елда Иделдә ГЭС төзү буенча тикшерү эшләре башлана. 1951 елның 21 августында СССР Хөкүмәте карары чыгып, төзелеш башлана. Куйбышев сусаклагычы шул чорда дөньяда иң зурысы була. Су күтәрелү нәтиҗәсендә йөзләгән авыл су астында кала, аларны күчереп утырталар. Барлыгы никадәр мәйдан су астында калганы билгесез – рәсми саннар юк, 500 мең гектардан 4 миллион гектарга кадәр дигән саннар йөри. Чагыштыру өчен: Татарстанның бөтен территориясе 6,7 миллион гектар. ГЭС төзелгәч, Казанның да шактый өлеше су астында калырга тиеш була. Казансуны элекке үзәненнән суны җибәрү отышлы түгел дип табыла, чөнки ул бормаланып китә – суны турыга, хәзерге Киров дамбасына таба җибәрәләр. Бик зур дамбалар салына һәм Казансуның элекке үзәне читтә кала. Казансуның элекке үзәне аша салынган бер күперне сүтеп, ул урынга дамба салалар. Өстәрәк – Зилант монастыре тирәсендәге “Бөкре күпер” (Горбатый мост) дип аталган күпердән дә хәзер җәяүлеләр генә йөри, караучысыз калган күпер хәзер авария хәлендә. Петр Беренче заманындагы пристань урынында хәзер агач-куаклар гына үсә. 1955 елның 31 октябрендә Иделне буа башлыйлар, 1957 елда су планлаштырылган биеклеккә күтәрелеп бетә. Ташландык үзәндә бикләнеп калган елга үзәне сазлыкка әйләнә башлый. Анда чүп тә түгәләр, яр буйларын агач-куаклар басып китә, шуңа ул бик нык пычрана. Адмиралтея буасы дип аталган сулыкта 1917 елда Дары заводы шартлаганнан калган снарядларга кадәр табалар. Казансуның элекке үзәнен чистарту, аны туристлар йөри алырлык матур урынга әйләндерү буенча берничә проект каралганы булды. Казан хакимияте фикеренчә, бу тарихи урын киләчәктә Кабан күле, Казансу яры кебек үк матур зонага әйләнергә тиеш. фотоларда: 1. Казансуның элекке үзәне (зәңгәр белән күрсәтелгән) һәм Куйбышев сусаклагычы; 2. Казансуның элекке үзәне аша салынган "Бөкре күпер" һәм ташландык хәлдә калган элекке үзән; 3. Казансуның элекке үзәне аша салынган күпер; 4. Куйбышев сусаклагычын төзү; 5. Казансуның яңа үзәне аша салынган Ленин дамбасы