Камырга манып (клярда) алма кыздыру
Камырга манып (клярда) алма кыздыру КИРӘК: 2-3 алма Камыр өчен: 1 йомырка; 1 аш кашыгы каймак; 1 аш кашыгы сыек май; 2 аш кашыгы он; чеметем тоз; 1 чәй калагы шикәр комы; 0,5 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч Кыздыру өчен сыек май. Алманың үзәген алып, 5 мм боҗралап кисәбез. Күрсәтелгән азыклардан каймак куелыгында камыр ясыйбыз. Алмаларны камырга манып, кызган майда ике яклап кыздырып алабыз. Табынга биргәндә өстенә шикәр пудрасы сибеп чыгарабыз. Тәмле булсын !