1829 елның 7 октябрендә Казанда истәлекле вакыйга була: университет ректоры Лобачевский...
1829 елның 7 октябрендә Казанда истәлекле вакыйга була: университет ректоры Лобачевский җитәкчелегендә татар теленә кагылышлы утырыш уза. “Татар теленең төрле тармакларын өйрәнүнең әһәмиятен һәм файдасын аңлаган хәлдә” “төрле сөйләмнәр турында мәгълүмат җыярга, грамматикасын һәм сүзлеген төзергә...” дигән карар чыга. Шул ук елда университетта “Восточный разряд” – татар телен өйрәнү үзәге ачыла. Сүзлек төзү берничә елга сузыла, 1833 һәм 1835 елда ике өлештән торган татар сүзлеге басылып чыга. Авторы – православ рухани, миссионер Александр Троянский, ул Казан православ академиясендә беренче булып татар телен укыткан кеше. Сүзлектә гарәп-фарсы алынмалары күрсәтелә, татарча географик атамалар билгеләнә. Билгеле, бу китап, ул чорга хас булганча, дини максатларны күзалдында тота, шул ук вакытта ул татар теленә кергән алынмаларны өйрәнүгә өлеш керткән фәнни хезмәт тә. Шунысы кызык, татар телен фәнни яктан өйрәнә торган төп институт – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да төгәл 90 елдан соң нәкъ шул көнне – 1939 елның 7 октябрендә ачыла. Восточный разряд Санкт-Петербург университетына күчерелгәч, төрки халыкларны өйрәнүне “Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте” дәвам итә. Аның эшчәнлегендә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Риза Фәхретдинов, Һади Атласи кебек шәхесләр катнаша. ТАССР төзелгәч, 1921 елда республика мәгариф комиссариаты карамагындагы Академия үзәге төзелә. Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү өчен махсус фәнни институт ачу турында ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы карары 1937 елның 16 апрелендә чыга. Ул ике елдан соң – 1939 елның 7 октябрендә ачыла. Аның беренче директоры – М.А.Нигъмәтуллин. Ул бер ай гына эшли, аннары аның эзләре югала – кая киткәне билгесез. 1939-1941 елларда директор булып мәктәп укытучысы Х.Г.Шабанов эшли. Сугыш башлангач, ул фронтка китә, Сугыш елларында институт директоры булып фольклор белгече Х.Х.Ярмөхәммәтов эшли, ул фәнни тикшеренү эшләрен эзлекле итеп тәртипкә сала. 1944 елда институтка чын мәгънәсендә галим, фән белгече Мөхәммәт Гайнуллин килә. Институт белән үз вакытында Татарстан обкомын җитәкләгән Камил Фасеев та җитәкчелек итә. 1986-2000 елларда институт директоры Мирфатих Зәкиев иде. 1993 елдан институт Татарстан Фәннәр академиясе карамагында. 2001-2006 елларда институт директоры Нурмөхәммәт Хисамов булды, 2026-2024 елларда – Ким Миңнуллин, 2024 елдан – Илгиз Халиков. Фотоларда: 1. 1833 елда төзелгән сүзлек 2. Казан университеты һәм Лобачевский 3-4. Институтның элекке һәм хәзерге бинасы 5. Мөхәммәт Гайнуллин 6. Мирфатих Зәкиев 7. Илгиз Халиков