Телебездән төшеп калучы сүзләрне бүген дә барлыйсы иттек. Бүгенге сүзебез ХХ гасырның б...
Телебездән төшеп калучы сүзләрне бүген дә барлыйсы иттек. Бүгенге сүзебез ХХ гасырның беренче яртысына кадәрге әдәбиятыбызда һәм көндәлек сөйләмебездә актив кулланылышта йөргән булса да, соңгы вакытта төшеп кала баручы *комач / комаш* лексик берәмлеге хакында. Ул телебезгә гарәп теленнән кереп, бик озак еллар кызыл яисә алсу төстәге киҗе - мамык тукыманы белдерү өчен кулланылган. Гарәп телендә исә бу атама белән ефәк, мамык тукыманы гына түгел, башка төр тукымаларны да белдергәннәр. Галимнәр рус телендәге *кумач* сүзен дә безнең телебездән кергән дип исәпли. Әлеге телдә дә аны җете кызыл яисә алсу төстәге мамык тукыманы билгеләү өчен кулланганнар. 1871 елда Париж коммунасыннан соң Европа социалистлары, коммунистлары канлы көрәш, революция символы буларак кызыл төсне үз төсләре итеп алалар. Бу символны Россиянең большевиклар партиясе төп төсе буларак кабул итә. Шул сәбәпле комач тукыма да киң таралыш таба. Советлар союзы оешкач, дәүләт флагы төсе буларак та җете кызыл төс сайлана. Коммунистлар партиясе, комсомол, пионер оешмалары җыелышлары комач җәелгән өстәлләр артында уздырыла башлый. Бу елларда, әлбәттә, комач лексик берәмлеге татар телендә генә түгел, рус телендә дә бик популярлаша. Моның шулай икәнен Совет чоры халык җырлары да дәлилли ала. Мәсәлән, Комач байрак җилфердидер Мәчет манарасында; Гомер җилгә очкан икән Патша заманасында. Советлар Союзы таркалганнан соң, кызыл төс ил символы буларак кулланылмый башлый. Моның белән бергә комач сүзе дә акрынлап телебездән китә башлады. Бүген без бу сүзне инде бөтенләй дә кулланмыйбыз дияргә була. Шулай булса да әдәби мирасыбызда саклана килә. #архаик_сүз #тарихи_сүз