🗓️Бүген ноябрь аена аяк бастык. Хәере белән җиткән булсын🤲
🗓️Бүген ноябрь аена аяк бастык. Хәере белән җиткән булсын🤲 📌Ноябрь аен борынгы бабаларыбыз "кантар" дип йөртә торган булганнар. Моңа дәлил итеп, шул чорлардан бирле халкыбыз телендә сакланып калган "Кантар тумый боз булмас; "Кантарда калпак кимә, язның көне бүрек кимә” кебек мәкальләрен китерә алабыз. 📌Белгәнебезчә, без "кантар" дип, ноябрь башларында җир бераз ката башлагач, аяк астында барлыкка килгән түмгәк кисәкләрен атыйбыз. Ай исеме дә табигатьнең әлеге галәмәтенә бәйле барлыкка килгән булса кирәк. Ноябрьнең тагын бер җирле исеме "боз ай" булган. Бу исем безнең климатик шартларда елга-күлләрнең 14-22 ноябрьләр тирәсендә боз белән каплануыннан барлыкка килгән. #әйләнә_тирәбез
Канал в каталоге Максиметера
662 подписчиков · Наука