Перейти к содержимому
Максиметер

Чирмешән "юка"сы

Чирмешән "юка"сы 🥞🥞🥞 Кирәк: 3 йомырка; 2 аш кашыгы каймак; 1 аш кашыгы сыек май; Чеметем тоз; 1 чәй калагы шикәр комы; 0,5 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч; Кирәгенчә он Күрсәтелгән барлык азыкларны кушып, куе каймак хәлендә булырлык камыр туглыйбыз. Савыттан бер кашык кына камыр алып, кунада җәябез. Майланган табага урнаштырып өстен дә майлап алабыз. Теләгән кеше шикәр комы сибә ала. 180 градуста 10-15 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!

210 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Наука»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.