Перейти к содержимому
Максиметер

💬Менә 1943 елның февраль уртасында Г.Рәхимнең сеңлесе Зәйнәп апага хәбәр килә: абыегыз...

💬Менә 1943 елның февраль уртасында Г.Рәхимнең сеңлесе Зәйнәп апага хәбәр килә: абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә түгел, килеп алыгыз. Бичара, аны тагын элеккеге хатынының әнисенә кайтарганнар. Кайсы төрмәдән, кем китергән, болар — билгесез. Зәйнәп апа югалып кала: аның ире дә – журналист Габдулла Хәбиб, халык дошманы буларак юк ителгән кеше, инде халык дошманы, абыйсы Галине дә өенә алып кайтса, аны эшеннән кумаслармы? Ул бит гомере буе Республика китапханәсендә библиограф булып эшли, инде нишләргә? Аңа ярдәмгә иренең бертуган абыйсы Габделхак Хәбибуллин килә. Г.Хәбибуллин — мәдрәсә тәмамлаган, гарәп, фарсы, төрек телләрен мөкәммәл белгән зыялы. Г.Рәхим «Ак диңгез»дән кайткач, аның белән бергә Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәдә бергә эшләгән, бик күп кулъязмаларны эшкәрткән, Г.Рәхим белән бергә борынгы кулъязмалар җыю, борынгы кабер ташларын өйрәнү максатында күп кенә фәнни экспедицияләр оештырган кеше. Менә шул Габделхак ага киленнәре Зәйнәп апага ярдәмгә килә: Гали Рәхимне каенана йортыннан кул чанасына төреп утыртып («Борынгы татар әдәбияты тарихы» исемле гыйльми хезмәтләр авторы, күренекле фольклорчы, текстолог, драматург, шагыйрь, прозаик һәм, ниһаять, мәшһүр «Кәк-күк»нең авторы!) Зәйнәп сеңлесенә алып киләләр (хәзерге Горький урамы, 4 йорт). Зәйнәп апа үзенең бертуган абыйсын танымый: абыйсының тәне тире белән сөяккә калган, аны корчаңгы, бет баскан. Аның гәүдәсе кәкрәеп каткан. Аны бүлмә уртасындагы «голландка» миченә сөяп утыртып куялар. Ләкин ягарга утын юк. Өс-башын алыштырырга бернәрсә юк, ашарга юк, аңа ипи карточкасы бирелми, Зәйнәп апа эшкә киткәндә ул салкын өйдә салкын мичкә сөялеп ялгыз, ач көе кала. Шуның өстенә һәр көн участковый килеп боларга бәйләнә: төрмәдән чыкканда Г.Рәхимне Казанда яшәү пропискасыннан мәхрүм иткән булалар, һәм ул, Сталин законы нигезендә, Кукмара районында яшәргә тиеш икән… Ярым әрвах Кукмарада ничек яшәсен? Кемгә кирәк ул анда? «Халык дошманы»ның хәлен белергә кем килә? Беркем дә! Хәтта, аның туган-тумачалары да күрмәмешкә салышалар. Гали Рәхим янына исә бердәнбер Зәйнәп апа Хәсәни («Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни хатыны) килеп китә. Ул Гали Рәхимгә ризыклар, иреннән калган (ире Әхмәтгәрәй 1934 елда ук Сталин корбаны булган) кием-салым алып килгәли. Ул елларда андый кешеләр бер-берсен ташламадылар. Теге Зәйнәп — Г.Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпнең сәламәтлеге бик мөшкел булганга, поликлиникадан бер врач аның өенә килеп йөри. Шундый визитларның берсендә ул төрмәдә кәкрәеп калган җан иясе Гали Рәхимне күреп шакката һәм аңа ярдәм кулын суза, дарулар китерә. Ләкин әйтә: — Абыегыз өч атнадан да артык яши алмас, — ди. Аның әйткәне рас килә, февральдә төрмәдән чыгарылган Гали Рәхим 3 мартта (1943 ел), сеңлесе Зәйнәп эштә вакытта, мичкә сөялеп утырган хәлдә катып үлә…* Ләкин бит Казан шәһәрендә законсыз яшәп яткан «зек»ны күмәргә кирәк әле! Аны ничекләр итеп Кукмарага илтеп күмәсең? Рөхсәт кирәк, махсус вагон кирәк, расхут кирәк… Кукмарада сине кем көтеп тора? Кем сиңа 1943 елның ач, ялангач мартында «халык дошманы»ның гәүдәсен күмәргә кабер казып тора? Татар халкына ул чорда Гали Рәхим кирәкмени? Кем ярдәм итәр? Әлеге дә баягы — Габделхак ага. Ул врач чакырта, Г.Рәхимнең үлүен расларга. «Халык дошманы»н кая, ничек күмәргә? Бәхеткә каршы, татар зиратында ул заманда миһербанлы татарлар булган әле. Габделхак ага кемне күмәсен сөйләп биргәч, эшне аңлаганнар. Шулай, шәфкатьле ирле-хатынлы кешеләр (алар исәнме икән?) мәетнең кем икәнен аңлаткач, урын тапканнар, кабер казышканнар. Авыру Зәйнәп апа, өлкән яшьтәге Габделхак ага кул чанасына утыртып (мәетнең гәүдәсен турайтып булмаган) карлы-буранлы март көнендә Горький урамыннан татар зиратына юл тотканнар.Гали Рәхимнең кабере өстенә Зәйнәп апа белән Габделхак ага үзләре язып килгән такта утыртканнар. Әмма сугыш вакытында зираттагы андый такталарны бистә халкы мич ягарга җыйган. Татар халкының бөек улы Гали Рәхим — каберсез, кадерсез… (Мөхәммәт Мәһдиев. Каһәрләнгән язмыш).

144 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.