1940 елның 3 ноябрендә Казан янындагы Иске Аракчино бистәсендә танылган рәссам, сынчы һ...
1940 елның 3 ноябрендә Казан янындагы Иске Аракчино бистәсендә танылган рәссам, сынчы һәм архитектор Илдар Мәснәви улы Ханов дөньяга килә. Ул татар сәнгатендә үзенчәлекле эз калдырган иҗатчыларның берсе. Аның исеме беренче чиратта Казандагы Барлык диннәр гыйбадәтханәсе белән бәйле. Илдар Хановның балачагы сугыш елларына туры килә. Ачлык вакытында ул клиник үлем кичергән. Рәссам сөйләвенчә, шушы хәлдән соң аңарда күрәзәлек һәм кешеләрне дәвалау сәләте ачылган. Ул гыйбадәтханәдә кешеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнде. 1960 елда Илдар Ханов Казан сәнгать училищесын, 1968 елда Мәскәүдәге Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлый. Шул ук елны СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Аның иң билгеле әсәрләренең берсе –Чаллыдагы «Ватан-ана» мемориалы. Ул 1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына ачыла. Әмма һәйкәлнең Рәссамнар берлеге белән килештерелмичә куелуы зур бәхәс тудыра. 1981–1991 елларда Яр Чаллының Энтузиастлар бульварында Ханов иҗат иткән «Тормыш агачы», «Уяну», «Эволюция», «Саклаучы фәрештә» кебек сыннар пәйда була. 1993 елда рәссамның беренче шәхси күргәзмәсе дә нәкъ менә Чаллыда ачыла. Илдар Ханов Һиндстанга, Тибетка сәяхәт кыла, Көнчыгыш сәнгате, буддизм, йога, Тибет һәм Кытай медицинасы белән кызыксына. Үзе дә кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнә. 1993 елда ул гомеренең төп эшенә – Иске Аракчинода Барлык диннәр гыйбадәтханәсен төзүгә керешә. Бу гаҗәеп бина төрле диннәргә хас архитектура үрнәкләреннән тора. Төзелешне Ханов үз акчасына алып бара, аңа дуслары һәм якыннары да булыша. Рәссамның нияте төрле дин вәкилләрен бер бинага җыеп гыйбадәт кылдыру булмый. Ул гыйбадәтханәне халыклар, диннәр һәм мәдәниятләр арасындагы татулык билгесе итеп күзаллый. Шуңа күрә биредә дини йолалар үткәрү каралмый. Бина мәдәни үзәк буларак эшли: күргәзмәләр, концертлар, иҗади очрашулар уздырыла. 2010 елда Илдар Ханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек була. Аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем дә бирелә. Илдар Ханов 2013 елның 9 февралендә Мәскәүдә йөрәк өянәгеннән вафат була. Рәссам белән хушлашу 12 февральдә Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә уза. Илдар Ханов үзе башлап җибәргән төзелешне тәмамларга өлгерми. Әмма Иске Аракчинодагы төрле төстәге гөмбәзләре һәм манаралары белән ерактан ук күзгә ташланган гыйбадәтханә бүген дә аның иң зур хыялын – төрле дин һәм милләт кешеләренең тату яшәвен гәүдәләндерә. фотоларда: 1. Барлык диннәр гыйбадәтханәсе, Казан 2. Шагыйрьләр бишеге, Кырлай 3. Ватан-Ана, Чаллы 4. Тормыш агачы, Чаллы 5. Саклаучы фәрештә, Чаллы 6. Атомның таркалуы, Чаллы 7. Уяну, Чаллы 8. Эволюция, Чаллы 9. Кызылармиячеләрне атып үтерү, Казан, Горький паркы 10. Илдар Ханов
Канал в каталоге Максиметера
647 подписчиков · Наука