Перейти к содержимому
Максиметер

ИПИ😋👌🍞

ИПИ😋👌🍞 Өйдә пешкән ипидән дә тәмле нәрсә бардыр😋😋😋Әгәр баштарак ипи пешерә башламаган булсам да, хәзер барыбер пешерер идем инде. Үзе йомшак, үзенең тышы кетердәп тора, тәмле исләре бөтен өйгә тарала... Бу күмәчләрне пешерү өчен: 🔸Он - 500 грамм 🔸Су - 350 мл (тән температурасында) 🔸Коры чүпрә - 5 грамм 🔸Тоз - 7 грамм 🔸Шикәр комы - 7 грамм ✨Иләнгән онга чүпрә, тоз, шикәр комы салып болгатабыз. ▪️су салып кашык белән берләштерәбез ▪️яхшылап басабыз, 10 минутлап ▪️камыр кулдан аерыла башларга тиеш ▪️кулга сыек май тамызып, камырны майлы кул белән түгәрәкләп алабыз ▪️ савытка салып, өстен каплап җылырак урынга куябыз ▪️30-40 минут тора ▪️2 савытка чиста чүпрәк җәябез , төпләренә он сибәбез ▪️кабарган камырны 2гә бүлеп, як-якларыннан уртага таба бөкләштереп баскалап алабыз ▪️артык углекислый газны чыгару һәм яхшырак кабарту өчен кирәк ▪️он сибелгән 2 савытка урнаштырып өстен каплыйбыз ▪️тагын 30-40 минут кабара ▪️духовкага 2 савыт куябыз. Ипи пешерү өчен махсус савыт булырга мөмкин. Мин 2 кастрюльдә пешерәм. Кастрюльнең, капкачының пластик өлешләре булмасын!!! ▪️духовканы 240-250гә кыздырабыз. Ипи савытлары белән бергә ▪️савытларны алып төбенә әзрәк он сибәбез, камырны салабыз ▪️пычак белән әзрәк өстен кисеп җибәрәбез, кулны юешләп су бөркеп алабыз ▪️капкач каплап духовкага тыгабыз ▪️250дә 20 минут пешә ▪️20 минуттан соң 200гә төшереп өстен ачабыз ▪️200дә 20 минут пешә Пешерүе язуга караганда тизрәк була ахры☺️☺️ Гадиләп әйткәндә : 1 тапкыр басабыз, 2 тапкыр кабартабыз ипине👌🍞 Тәмле булсын!

491 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 081 подписчиков · Еда и рецепты

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.