ВИНОГРАДЛЫ АЛМА ПИРОГЫ😋👌
ВИНОГРАДЛЫ АЛМА ПИРОГЫ😋👌 Виноград кушылгач бигрәк тә тәмле булды кебек 😋👌Әчкелтемрәк😍 ✨Камыр өчен кирәк : 🔸Слив.май - 100 грамм 🔸Он - 200 грамм 🔸Шикәр комы - 50 грамм 🔸Йомырка - 1 ✨Эчлек өчен : 🔸Виноград 🔸Алма 🔸Корица 🔸Шикәр комы - 2-3 аш кашыгы ✨Камырны басып, таба төбенә җәябез (кырыйларына 2-3 см күтәреп) 🔸30 минутка суыткычка куябыз 🔸Виноградны урталай кисәбез 🔸алманы турап, корица +шикәр комы белән болгатабыз 🔸алма һәм виноградны матурлап тезеп чыгабыз 🔸өстенә калган шикәр комын сибәбез, мин әзрәк манный да сиптем 🔸180дә 30 - 40 минут пешә Бик тәмле була! Чәйләрегез тәмле булсын! Татарча_рецептлар|Айгөл