КЕКС🍪🍰👌😋
КЕКС🍪🍰👌😋 Чәй янына пешерү өчен бик тәмле кекс! Бик еш пешерәбез шуны. Төнгә суыткычка куйсаң тагын да тәмлерәк була. Торт бисвиты урынына да кулланып карадым, бик ошады👌 🔶ак май- 150 грамм 🔶йомырка - 3 🔶шикәр комы - 150 грамм 🔶он - 1,5 стакан 🔶Разрыхлитель - 2 чәй калагы 🔶су - 6 аш кашыгы 🔶ванильле шикәр комы - 1 кечкенә пакет 🔶йөзем - 200 грамм ✨ Бүлмә температурасындагы майга шикәр комын салып болгатабыз 🔶берәмләп 3 йомырка кертәбез, болгатуны дәвам итеп 🔶ванильле шикәр комы өстибез 🔶бүлмә температурасындагы кайнаган су салабыз 🔶разрыхлитель +иләнгән он салып берләштерәбез 🔶камыр куе сметана кебек була 🔶майлы табага камырның яртысын салабыз 🔶йөзем салгач, калган камырны өстибез 🔶180дә 45-50 минут пешә Тәмле булсын!