Бик яратып кулланган салат рецептын куеп китәм🔥👍
Бик яратып кулланган салат рецептын куеп китәм🔥👍 Бик тәмле була! ✨Салат өчен кирәк: 🔸Пешкән тавык түшкәсе (грудка) / ысланган (копчёная) тавык 🔸 Суган -2 🔸 Чикләвек (грецк.) -5-6 🔸 Пешкән йомырка -3 🔸 Сыр 🔸 Консерв. ананас - 1 савыт 🔸 Чипсы 🔸 Майонез ✨Эш барышы: 🔸тәлинкәгә катлам-катлам итеп - туралган тавык ите - кыздырылган суган - туралган чикләвек - майонез - вак итеп туралган/ кырылган йомырка -майонез - ананас кисәкләре -сыр - майонез - ваклап чипсы ✨ Майонезны сетка кебек сибү яхшырак. Пачкасының бер почмагын кечкенә генә итеп кисеп сибәм, чөнки сыр өстенә сылау уңайсызрак. - майонезны һәр кеше үзенчә чамалый ✨ Суыткычта төн чыкканнан соң аеруча тәмле була👌 Ашларыгыз тәмле булсын! Татарча рецептлар |Айгөл