"БӘРӘҢГЕЛЕ ШӘҢГӘЛӘР😍👍
"БӘРӘҢГЕЛЕ ШӘҢГӘЛӘР😍👍 ✨Камыр өчен кирәк: 🔸 Он — 400 г *🔸Ак май — 100 г 🔸 Каймак — 1 аш кашыгы 🔸Йомырка — 1 🔸 Чүпрә — 25 г (свежий) яки 1,5 чәй кашыгы (коры) 🔸 Шикәр комы — 1 аш кашыгы 🔸 Җылы су — 125 мл 🔸 Тоз — 1/2 чәй кашыгы 🔸Үсемлек мае — майлау өчен ✨ Эчлек өчен кирәк: 🔸Бәрәңге — 4 шт 🔸Слив. май — 3 аш кашыгы 🔸Сөт — 1/2 стакан 🔸 Йомырка — 1 шт ✨Майлар өчен кирәк: 🔸Йомырка — 1 шт ✨Эш барышы: 🔸Җылы суда чүпрә һәм шикәрне эретәбез. 100 г он өстәп, болгатабыз һәм 15 минутка кабарырга калдырабыз 🔸 Савытта йомшарган ак май, каймак, йомырка һәм тозны кушып болгатабыз 🔸 Кабарган чүпрәне өстибез 🔸Онны аз-азлап салып, йомшак камыр басабыз, 15–20 минут дәвамында изәбез 🔸Әзер камырны каплап, җылы урынга кабарырга куябыз 🔸Бәрәңгене пешереп, май, кайнар сөт салып изәбез 🔸Йомырка өстәп, кабарганчы туглыйбыз 🔸 Кабарган камырны тавык йомыркасы зурлыгындагы кисәкләргә бүләбез Кулларны үсемлек мае белән майлап алабыз 🔸Диаметры 10–15 см булган түгәрәкләр ясап өстенә бәрәңге эчлеген салабыз 🔸Шәңгәләрне майланган табага тезеп, 10–15 минутка кабарырга калдырабыз 🔸 Кабартылган йомырка белән майлыйбыз 🔸180°C кадәр җылытылган мичтә алсу төскә кергәнче пешерәбез 🔸Әзер шәңгәләрне 10 минутка сөлге белән каплап торабыз һәм табынга чыгарабыз. Тәмле булсын!😍🙏