"ҖЫЛЫ САЛАТ"😍🔥
"ҖЫЛЫ САЛАТ"😍🔥 ✨Салат өчен кирәк була: 🔸 Тавык түшкәсе (грудка) 🔸 Яшь кабачок -1 🔸 Помидор -2 🔸 Кызыл борыч-1 🔸 Сохари 🔸 Виноград 🔸 Чикләвек/ кабак төше/кунжут 🔸 Соус 🔸 Укроп/петрушка ✨ Эш барышы: 🔸 Тавык итен отбивать итеп, тәмләткечле махсус кәгазьдә пешереп алабыз 🔸 Тавык түшкәсен пешереп, соевый соус салып, кыздырып алырга да мөмкин. Алдагы салат рецептларында язып кителгән 🔸 Кабачки, помидор, борычны телемләп турап, әзрәк майда кыздырып алабыз 🔸 Батонны тостерда кыздырабыз 🔸 Вакланган чикләвек/кунжут/кабак төшен кыздырып алабыз 🔸 Барысын да тәлинкәгә салабыз, виноградны кисеп өстибез, чикләвекне сибәбез, укроп-петрушка салабыз, кыздырылган батонны турап салабыз 🔸Сарымсак салынган май+ кефир/сметана+ соевый соус+ приправадан соус ясыйбыз 🔸 Бик тәмле җылы салат була!👍 Тәмле булсын🙏